Суббух Рәфыйков исемендәге Зәй үзәк китапханәсендә Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге өлкән сорау алучысы Лилия Писарева китапханә хезмәткәрләре белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде.
Гадәттән тыш хәлләр ведомствосы вәкиле янгынның нәрсә икәнен, килеп чыгу сәбәпләре, китапханәдә янгын куркынычсызлыгы таләпләре, бәйрәм һәм эш көннәрендә китапханә биналарын карап чыгу һәм ябу тәртибе, янгын очрагында үзеңне ничек тотарга, янгын сүндерүнең беренчел чаралары һәм алардан ничек файдаланырга кирәклеге турында сөйләде һәм аңлатты.
Янгын вакытында кешенең гомерен саклап калу максатыннан, йортларны автоном төтен хәбәрчеләре белән тәэмин итәргә киңәш иттеләр. Алар беренче булып төтенгә җавап бирәчәк һәм үзләренең көчле тавышы белән хуҗага бәла турында хәбәр итә алачак.
Урамда китапханә хезмәткәрләре янгын сүндергечләрнең эш принцибын сынап карадылар, һәркем килеп, аны эшкә китерергә мөмкин иде. Чара азагында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре барысына да белешмәләр өләште.