Янгынга каршы махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгын бозган өчен беркемне дә кисәтмәячәкләр. Шунда ук штраф. Бу хакта бүген брифинг вакытында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары эчке хезмәт полковнигы Максим Трущин белдерде.