Россия Федерациясен Коткаручы көненә багышланган тантаналы чара Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе байрагын чыгару һәм Россия һәм Татарстан дәүләт гимннарын башкарудан башланды.
Видеоэкранда Россия гадәттән тыш хәлләр министры генерал-лейтенант Александр Вячеславович Куренковның котлавы трансляцияләнде.
Аннары сүз Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт полковнигы Ирек Илгиз улы Кадамовка бирелде.
Бәйрәм алдыннан сезне котлыйсым, сәламәтлек, гаилә иминлеге, профессиональлек һәм баш өстендә тыныч күк йөзе телисем килә. Барыгызны да бәйрәм белән!"- дип билгеләп үтте Ирек Кадамов.
Катнашучыларга котлау белән Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Рафис Җәүдәт улы Хәбибуллин мөрәҗәгать итте.
Аннары аеруча тырыш хезмәткәрләргә ведомство һәм республика бүләкләре, шулай ук чираттагы махсус исемнәр тапшыру тантанасы булды.
Чараны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының талантлы һәм иҗади хезмәткәрләре, шулай ук чакырылган артистлар башкаруында концерт программасы төгәлләде.