Бүген республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган брифингта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең күзәтчелек һәм профилактика чараларын оештыру бүлеге башлыгы урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Айрат Садыйков көзге-кышкы янгын куркынычы чорында янгыннар һәм кешеләр үлемен киметү буенча профилактик чаралар турында сөйләде. Ул үзенең чыгышын республика территориясендәге янгыннар белән бәйле вәзгыятьтән башлады.
Татарстан Республикасында ноябрь аенда янгыннар һәм аларның нәтиҗәләре белән бәйле хәл узган елның шул ук күрсәткечләре белән чагыштырганда (алга таба - АППГ) түбәндәгечә килеп чыкты.