Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе егетләрне һәм кызларны янгын-коткару спорты секциясенә чакыра

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

    Секциягә 11 яшьтән башлап егетләр һәм кызлар чакырыла. Дәресләр - бушлай, тренировкалар Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең укыту-тренировка манежында Казанда Яруллин урамы, 1 нче йорт адресы буенча уза.
    Янгын-коткару спорты - кыю кешеләр спорты, алар теләсә кайсы секундта бәлагә эләккән кешеләргә ярдәмгә килергә әзер. Янгын сүндерүче спортчыларны әзерләүнең Россия мәктәбенең тиңнәре юк, ә аның методикалары төрле илләрдә кулланыла. Янгын-коткару спорты белән шөгыльләнү, шул исәптән, юллама алырга һәм Россия ГТХМ Янгынга каршы дәүләт хезмәте институтына керергә ярдәм итә. 
    Языгыз, шалтыратыгыз, Татарстан Республикасы Янгын-коткару спорты федерациясенә сайлап алуга язылыгыз: 89033879619, 89179211753.
    Иң батыр, динамик һәм кызыклы янгын спортына кушыл! Без сине көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International