Шәхси составны Россия ГТХМ Татарстан Баш Идарәсенең яңа башлыгы белән таныштырдылар

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

    Россия ГТХМ башлыгы урынбасары Илья Денисов Казанга эш сәфәре барышында шәхси составка Россия Федерациясе Президенты Указы белән билгеләнгән Россия ГТХМның Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең яңа башлыгы Ирек Кадамовны тәкъдим итте.
    Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасы Рәисе, республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән Ирек Илгиз улы Кадамовны шундый җаваплы вазыйфага билгеләнүе белән котлады.
    Шәхси составны тәкъдим иткәннән соң, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт полковнигы Ирек Кадамов җавап сүзе белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International