Түбән Камада янгын автопаркы яңартылды

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

    Сибур компаниясе янгын сүндерүчеләр өчен сигез берәмлек яңа техника сатып алган. Бу һәм киләсе ел дәвамында янгын сүндерүчеләргә тапшырылачак җиһазларның гомуми бәясе ярты миллиард сумга якын тәшкил итәчәк.
    Заманча махсус транспорт янгыннарны бетерү өлкәсендә иң югары таләпләргә җавап бирә һәм шәһәрнең иминлеген көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк. "Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең шартнамә бүлекчәләре идарәсе" ФДБУ Түбән Кама филиалы янгынга каршы федераль хезмәт отрядының автопаркын тулыландырдылар инде:
биш янгын сүндерү автоцистернасы,
күбек-сүндерү автомобиле,
ике «Газель Next» автомобиле.
    Моннан тыш, ел ахырына кадәр бүлекчәләргә тагын бер автомобиль - 27,4 млн. сумлык КАМАЗның махсус модификациясе китереләчәк.бу модель сәнәгать объектларында файдалану өчен тәкъдим ителгән. Быел СИБУР янгын сүндерүчеләр өчен сатып алган техниканың гомуми бәясе – 120 млн сумнан артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International