Янгын сагы бүлекчәләре сугышчылары юкка гына коткаручылар дип тә аталмый. Янгын сүндерүчеләр өчен юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләрен бетерү гадәти бурыч булып тора. Автомобиль һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен 10 тапкыр тревога буенча чыктык.
Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне алдыннан янгын сүндерүчеләр яшьләр эшләре идарәсе һәм «юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең тематик викторинада катнашырга чакыруына җавап бирделәр.
Эрудитлар конкурсы биремнәре арасында юл йөрү кагыйдәләре һәм җәрәхәтләр вакытында медицина ярдәме күрсәтү турында күп сораулар бар иде. Аларны уңышлы башкарып чыгачак, янгын сүндерүче коткаручыларга һөнәри белемнәре ярдәм итте.
Һөнәри осталык сынавы өч этапта узды. Башта теоретик белемнәр тикшерелде, аннары диспетчерлар гадәттән тыш хәл турындагы мәгълүматны эшкәртү һәм тревога буенча янгын сүндерүче-коткаручыларның хәрби расчетын җибәрү буенча гамәли биремне үтәделәр. Бәйге азагында кызлар спорт күнегүләрен үтәп, физик әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр.