Татарстан Республикасы буенча шартнамәчел бүлекчәләр идарәсе ике елга бер тапкыр «бүлекчәләрнең иң яхшы диспетчеры» дигән смотр-конкурс үткәрә. Әлеге һөнәри осталык бәйгесе эшли башлаганнан бирле, күчмә кубок Түбән Кама филиалыннан китмәде. Быел мактаулы трофей үзенең "пропискасын" саклап калды.
Традицион ярышларда Федераль янгынга каршы хезмәтнең өч отряды – Әлмәт, Яр Чаллы һәм Түбән Кама хезмәткәрләре катнашты.
Һөнәри осталык сынавы өч этапта узды. Башта теоретик белемнәр тикшерелде-катнашучылар язма рәвештә янгын сүндерү-коткару хезмәтенең төрле темаларыннан сораулар белән билетлар буенча җавап бирделәр. Аннары, частьның элемтә пунктында, диспетчерлар гадәттән тыш хәл турында мәгълүмат эшкәртү һәм тревога буенча янгын сүндерүче коткаручыларның хәрби расчетын җибәрү буенча гамәли биремне үтәделәр. Бәйге азагында кызлар физик әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр, спорт күнегүләрен бер минут эчендә максималь күләмдә үтәделәр.