Түбән Камада мәктәп укучылары арасында янгын спорты буенча ярышлар узды

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

    Түбән Камада гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты кысаларында 2010-2012 елгы мәктәп укучылары арасында янгын-коткару спорты буенча ярышлар тәмамланды.
Стартлар Түбән Кама филиалының 33 нче янгын сүндерү часте бинасында узды.
    Ярышларда шәһәрнең 10нан артык мәктәбе укучылары катнашты. Һәр команда составында дүртәр егет һәм кыз. Катнашучылар 100 метрлы каршылыклар полосасын узуда һәм штурм баскычы буйлап уку манарасының икенче катындагы тәрәзәдән менүдә үзләренең осталыкларын һәм физик әзерлекләрен күрсәттеләр.
    Киеренке көрәш нәтиҗәсендә беренче урынны 31 нче мәктәп командасы алды. 2 нче урын - 10 нчы мәктәп, 3 нче урын - 26 нчы мәктәп укучылары яулады. 
    Бу чара үсеп килүче буын өчен янгын-коткару хезмәтенең мөһимлеген һәм актуальлеген ассызыклап кына калмыйча, булачак коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләрне дә ачыклады. Катнашучыларны әзерләүгә үз вакытларын һәм белемнәрен сарыф иткән педагогларга һәм тренерларга җәмәгатьчелекнең рәхмәте белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International