Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы карары нигезендә, суднолар хәрәкәте туктатыла торган беренче елга Кама булачак. Бу сулыкта навигациянең ябылуы 11 ноябрьдә көтелә.
Иделдә тыю соңрак, 21 ноябрьдә башланачак.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе судно йөртүчеләрне навигация чорын тәмамларга һәм кече судноны «кышкы» ялга җибәрергә чакыра.