Татарстанда гражданнар оборонасы буенча штаб тренировкаларына барлыгы 2 миллионга якын кеше җәлеп ителгән.
Штаб тренировкасы башлануга сигнал алынды. Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы һәм халыкны яклау планы гамәлгә кертелде.
Тренировкалар нияте буенча түбәндәге чаралар башкарылды:
федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнарына, башкарма хакимият органнарына, җирле үзидарә органнарына һәм Татарстан Республикасы оешмаларына хәбәр итү һәм аларның җитәкче составын җыю үткәрелде;
гражданнар оборонасының җитәкче составы белән киңәшмәләр үткәрелде, аларда вәзгыять җиткерелде һәм штаб тренировкасында каралган чараларны үтәү буенча бурычлар куелды.;
федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, башкарма хакимият органнары һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре белән гражданнар оборонасы буенча мәгълүмат җыю һәм алмашу эше оештырылды;
даими дислокация пунктларында Гражданнар оборонасы җитәкчеләре составының кизү торуы оештырылды;
көчле акустик системаларны эшләтеп җибәреп, сигнал биреп, гражданнар оборонасына элемтә һәм хәбәр итү системаларының әзерлеген тикшерү үткәрелде.