Куркынычсызлык айлыгы кысаларында 2024 елның сентябрь аенда ТР БИЯҖ Татарстан Республикасы төбәк бүлеге Советы Рәисенең беренче урынбасары Вәлиуллина Эльвира һәм Совет рәисенең административ мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Гыйзатуллина Ләйсән Казан шәһәренең Совет районы балалар бакчаларында 600дән артык тәрбияләнүче белән янгынга каршы чаралар үткәрделәр. Балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен игътибар белән тыңладылар һәм кабатладылар.
Әлеге чара барышында Татарстан бүлекчәсе хезмәткәрләре янгыннар һәм аларның сәбәпләре, шулай ук гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында танып-белү әңгәмәсе үткәрделәр. Шулай ук ут белән шаяру аяныч нәтиҗәгә китерә, дип кисәттеләр. Янгын сүндерү хезмәтенең телефон номерларын искә төшерделәр.
Лекция вакытында балалар табышмакларны чиштеләр, янгын куркынычсызлыгы буенча катлаулы булмаган, ләкин бик мөһим сорауларга җавап бирделәр, команда уеннары уйнадылар, шулай ук «Спасик һәм аның дуслары» мультипликацион фильмын карадылар. Чара азагында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янгыннан саклану өчен нәрсәләр эшләргә ярамый һәм бәла килеп чыкса, нәрсә эшләргә кирәклеген үзләре сөйләделәр.
Чара азагында һәрбер кечкенә тыңлаучы алган матур уен белешмәлекләренә балалар бигрәк тә шатландылар.