Мөслим мәктәбендә укучылар өчен. Мөслим районы Г. Тукай исемендәге мәктәп территориясендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, янгын чыгуның ихтимал сәбәпләре, шулай ук беренчел янгын сүндерү чараларын куллану тәртибе турында профилактик чаралар уздырылды.
«БИЯҖ» ТРБ Әлмәт бүлекчәсенең Мөслим участогы начальнигы Гыйләҗев Рәис, Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторы Тайбастин Вильям белән берлектә, балаларга җәмәгать урыннарында, мәктәпләрдә үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Балаларда янгын сүндергечләрне куллану буенча практик дәресләр аеруча кызыксыну уята. Һәркем янгын сүндергеч белән эш итү буенча үз белемнәрен һәм күнекмәләрен тикшерде.