Россия ГТХМ хезмәткәрләре «Наше время - Безнең заман» республика фестивале лауреатлары булдылар

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе

    Яшел Үзәндә эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» XII ачык республика телевизион иҗат фестиваленең йомгаклау зона этабы тәмамланды, анда 600ләп кеше һәм 12 команда катнашты – бу барлык зона этаплары арасында иң зур сан күрсәткечләре.
    Яшел Үзән районында зона этабы гадәттәгечә ике көнгә бүленгән иде. Беренче көнне катнашучылар «Музыка юнәлеше» һәм «бию юнәлеше»номинацияләрендә номерлар күрсәттеләр. Икенче көнне «Дан минуты» номинациясе тәкъдим ителде, шулай ук гала-концерт узды.
    Барлыгы 130 дан артык номер тәкъдим ителде, шуларның 68е финалга үтте. Зона турлары лауреатлары һәм җиңүчеләре фестивальнең суперфиналында катнашачак. Суперфинал 7-8 ноябрьдә Казанда узачак. Гала-концерт 10 ноябрьдә Казанның «Пирамида» сында була.
    Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсеннән конкурста 7 нче янгын-коткару отряды хезмәткәрләре 60 нчы янгын-коткару часте өлкән янгын сүндерүче-коткаручысы эчке хезмәт прапорщигы Радик Газизов һәм 3 нче янгын сүндерү часте каравыл начальнигы ярдәмчесе эчке хезмәт өлкән прапорщигы Илдар Исламов катнашты.
    Янгын сүндерүчеләр татар телендә дәртле җырлар башкарып, баш идарәне лаеклы тәкъдим иттеләр. Радик Газизов "Музыка" (кече формалар) номинациясендә 2 урын өчен Диплом белән бүләкләнде, ә Илдар Исламов шул ук номинациядә Диплом алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International