Зәй муниципаль районының «Шатлык» балалар бакчасында өлкән төркем балаларын «яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы»на багышлау тантанасы булды. Сабыйлар өчен истәлекле булган мондый чарада Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Чара Россия Федерациясе Дәүләт гимны белән башланып китте. Аннары балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, сценарий буенча, шигырьләр сөйләделәр һәм театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. «ЯЯД»на багышланганнан соң, Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хезмәткәре Зәй районы буенча «коллегаларын» тормышларындагы мөһим вакыйга белән котлады, бер уңайдан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында әңгәмә уздырды.