Нәниләр өчен янгын куркынычсызлыгы

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

    Янгын куркынычсызлыгы темасы һәрвакыт актуаль. Һәм ут стихиясенең куркынычлыгы һәм мәкерлеге турында балачактан ук сөйли башларга кирәк. Кайчагында балалар уеннары һәм ут белән шаярулар, ут куркынычы булган предметлар белән оста эш итмәү янгыннарга сәбәп була. Балаларны ут белән куркынычсыз эш итәргә өйрәтү өчен Зәй муниципаль районы буенча ДЯХ хезмәткәрләре активист-җәмәгать эшлеклеләре белән бергә Сәвәләй мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә тәрбияләнүчеләр белән янгынга каршы дәрес үткәрделәр.

    Балалар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән әңгәмәдә мавыгып катнаштылар, янгын тематикасына табышмаклар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Балаларга уен формасында янгын чыкмасын өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген аңлаттылар.

    Нәкъ менә шул яшьтә балалар яңа кагыйдәләрне яхшырак үзләштерәләр һәм, уйнап, барлык биремнәрне дә үтәргә тырышалар. Әңгәмә барышында балалар янгын куркынычсызлыгының нинди кагыйдәләрен белүләре турында бик теләп сөйләделәр. Аерым алганда, алар янгын вакытында дөрес гамәлләр турында бер-берсен бүлдереп җавап бирделәр һәм шырпы белән шаяруның нәрсәгә китерергә мөмкинлеген аңлаттылар.

    Инспекторлар «101» һәм «112»бәла-казалары килеп чыкса, нәниләргә нинди телефон номерларын җыярга кирәклеген искәрттеләр.

    Чарада барлыгы 13 бала, 3 мәктәпкәчә төркем педагогы катнашты. Барлык тәрбияләнүчеләргә «Шырпы балаларга уенчык түгел! » дигән белешмәләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International