Уку эвакуациясе белән мәктәп көне

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

    Зәй 1 нче гомуми белем бирү мәктәбендә гадәти уку көне сиреналар тавышы белән башланып китте. Уку процессы бозылмаган, барысы да план буенча барган, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләренең килүен барысы да көткән. Кызыл машиналарны туплау урыны юкка гына сайланмаган, чөнки Татарстан Республикасында гадәттәгечә уку елы башында гомуми белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлык көннәре уза.
    Куркынычсызлык көне кысаларында масштаблы уртак өйрәнүләр уздырырга булдык. Мәктәп укучылары һәм персоналы бердәм эш иттеләр, паникага бирелмәделәр, этешмәделәр, барлык үзләштерелгән кагыйдәләрне үтәделәр, шуның нәтиҗәсендә, билгеләнгән вакыт кысаларына эвакуацияләнделәр.
    Балалар шулай ук беренчел янгын сүндерү чаралары – янгын сүндергечләр белән дә эшләделәр. Аларга имитацияләнгән янгынны сүндерергә кирәк иде. Барысы да «бик яхшы»га башкардылар.
Уку эвакуациясендә 375 укучы һәм 47 хезмәткәр катнашты. Бу очрашу балалар өчен истә калырлык, файдалы гына түгел, бәлки бик күп уңай тәэсирләр дә калдырды. Ә балалар белемнәрен ныгытсын өчен аларга янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International