Ижевск финанс-юридик көллиятенең Түбән Кама филиалында янгын сүндерүчеләргә беренче погоннарны тапшыру тантанасы булды.
Мәгариф учреждениесе базасында инде өченче ел янгынга каршы хезмәтнең «кадрлар тимерчелеге» эшли. Яңа уку елында «янгын куркынычсызлыгы» белгечлеге буенча тагын 12 егет һәм кыз курсант булды.
Көллияттә хезмәт итүчеләр кызгылт сары төстәге беренче погоннарын алдылар. Дүрт елга якын укыган курсантлар Строй әзерлеген үзләштерәчәкләр, янгыннарны сүндерү буенча теоретик белем һәм практик күнекмәләр алачаклар, гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтергә һәм транспорт чаралары белән идарә итәргә өйрәнәчәкләр.