Яңа уку елы башлану белән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре мәктәпләрдә генә түгел, мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә дә куркынычсызлык дәресләре үткәрә. Янгын куркынычсызлыгы күнекмәләренең балачакта аеруча яхшы урнашуы билгеле бит.
Яшел Үзән шәһәренең "Гусельки" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә 8 нче янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре беренче тапкыр гына килми. Августта биредә янгын куркынычсызлыгы буенча танып-белү дәресе оештырылган. Ә бу юлы янгын чыккан очракта балаларның һәм тәрбиячеләрнең эвакуацияләү гамәлләрен эшләп карарга булдык. Укыту тренировкасында өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр катнашты.
Янгын сигналы буенча балалар парлашып тезелделәр һәм тәрбиячеләре белән оешкан төстә урамга чыктылар. Шул ук вакытта төркемнәрнең берсенә бинадан тышкы янгын баскычы буенча эвакуацияләнергә туры килгән. Беркем дә курыкмады, паникага бирелмәде. Урамда барысын да баштан санадылар һәм эвакуацияләнгән балалар саны турында хәбәр иттеләр. Тренировка барышын янгыннарны профилактикалау бүлегенең өлкән инспекторы Резеда Йосыпова күзәтте. Дәрес тәмамлангач, ул кечкенә әңгәмә уздырды, кызыксынучан сабыйларның сорауларына җавап бирде һәм алган күнекмәләренең гомерләрендә дә кирәк булмавын теләде.