Балалар һәм яшүсмерләр өчен янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре бик мөһим, шуңа күрә ата-аналар һәм укытучылар бу мәсьәләгә тиешле игътибар бирергә тиеш. Янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында Түбән Кама шәһәренең мәгариф оешмаларында куркынычсызлык дәресләре узды.
Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хезмәткәрләре балаларга мөһим кагыйдәләрне искә төшерделәр. Укучылар куркыныч хәлләр килеп чыгуга ничек юл куймаска, ут белән шаяру һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген белделәр.