ГТХМ хезмәткәрләре балалар бакчаларында дәресләр үткәрә

2024 елның 1 сентябре, якшәмбе

    Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре 23 нче «Алтын башак» балалар бакчасында Янгын куркынычсызлыгы дәресе оештырган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бирегә алар беренче тапкыр гына килмәгәннәр. Яз көне, үзләренең һөнәри бәйрәмнәре - Россия янгын күзәтчелегенең 375 еллыгы алдыннан, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре биредә дәресләр үткәргән, ә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үзләре янгын тематикасына иҗади чыгышлар әзерләгән. 
    Бу юлы 8 нче янгын сүндерү-коткару отрядының өлкән инспекторы Резеда Йосыпова кечкенә тыңлаучылар белән әңгәмә үткәрде. Алар бергәләп янгыннарның сәбәпләрен искә төшерделәр, утлы бәла булмасын өчен нәрсә кирәк һәм нәрсә эшләргә ярамый. Балаларга янгын сүндерүчеләрнең фидакарь һөнәре турында сөйләделәр. 
    Иң кыю малайлар һәм кызлар янгын сүндерү каскаларын һәм крагаларын киеп карадылар. Ә дәрес азагында балаларга тагын бер кат куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр, шулай ук узып баручы җәйнең соңгы җылы көннәрен матур һәм мавыктыргыч итеп үткәрүләрен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International