Яңа уку елы башланырга ике атнадан аз гына артыграк вакыт калды. Барлык мәктәпләр дә диярлек үз укучыларын кабул итәргә әзер. Нәкъ менә августта күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре профилактик визитлар оештыра һәм планлы рәвештә барлык мәгариф учреждениеләрен йөреп чыга.
Яшел Үзән муниципаль районында сентябрьдә 44 мәктәп үз ишекләрен ачачак. Һәм барысында да диярлек Яшел Үзән муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хезмәткәрләре булды. Профвизитлар барышында янгын күзәтчелеге инспекторлары балаларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы бөтен нәрсәне тикшерделәр. Бу янгыннан саклану системаларының эшли алуы да, эвакуация чыгу юлларының торышы да, беренчел янгын сүндерү чараларының булуы һәм төзеклеге дә. Һәр объектта янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча барлык кирәкле документларны - инструктажлар үткәрү, янгыннан саклану системаларын эксплуатацияләү журналларын, янгын сүндерү сигнализациясенә хезмәт күрсәтүгә шартнамәләрне, АПС эшчәнлеген тикшерү актларын тикшерәләр.
Моннан тыш, уку елы башланганчы хезмәт күрсәтүче персонал белән өстәмә инструктажлар оештырылачак һәм үткәреләчәк, шулай ук янгын чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү планнары эшләнәчәк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре профилактик визитлар үткәрү нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны җирле башкарма хакимият органнары җитәкчелегенә юллаячак.