Граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты хәбәр иткәнчә, 2024 елның 20 августында Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен алуга документлар кабул итү башлана.
Премиягә дәгъва кылучыны күрсәтү Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерциягә карамаган оешмалар, республика башкарма хакимият органнары каршындагы Иҗтимагый советлар, Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлекләрендә төзелгән иҗтимагый советлар тарафыннан башкарыла.
Тулырак мәгълүмат: https://mchs.tatarstan.ru/index.htm/news/2337398.htm