2024 елның 6 августында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында «Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республика бүлеге һәм "Россия хәрби-тарихи җәмгыяте" төбәк бүлеге арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Имзаланган Килешү ике оешманың патриотик тәрбия, хәрби-тарихи белем һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлеген күздә тота. Әлеге хезмәттәшлек кысаларында бергәлекләр әгъзалары өчен экскурсияләр, әйдәп баручы белгечләр катнашында лекцияләр һәм яшьләрне патриотик эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән интерактив дәресләр уздыру планлаштырыла.