2009 елның 1 августы – Татарстанда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең кризислы ситуацияләрдә Идарә Үзәге оешкан көн. Бүген истәлекле дата уңаеннан тантаналы чара узды. ЦУКСның шәхси составын Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы эчке хезмәт полковнигы Ирек Кадамов котлады.
Тантана вакытында шулай ук алдынгы хезмәткәрләрне Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ведомство бүләкләре һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
Тантана дусларча чәй эчү белән тәмамланды, анда шәхси состав Үзәкнең 15 еллыгы эмблемасы төшерелгән ике асылмалы тортны авыз итте.