СВО зонасына БИЯҖдән ярдәм йөкләре

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

    Гомуми авырлыгы 6 тоннадан артык булган гуманитар йөкнең чираттагы партиясе МХО уздыру зонасына китерелде. Җыелган йөк махсус операциядә катнашучыларга - фронт линиясендә булган алты бүлекчә хәрбиләренә адреслана.  Алар составында татарстанлы якташларыбыз хәрби-хезмәт бурычларын үти.
    Барлык йөк урыннардан теләкләрне исәпкә алып җыелган. Аңа гомуми куәте 14,5 кВт булган бензин һәм дизель генераторлары, электр белән тәэмин итү системаларын салу өчен 5 000 метрдан артык кабель продукциясе, блиндажлар төзү һәм окопларны төзекләндерү өчен полиэтилен пленка һәм җылыткыч, суның техник һәм эчәргә яраклы запасын саклау өчен 13 еврокуб, йөк платформалы «Урал» мотоциклы, мең ярымнан артык порошоклы һәм углекислоталы янгын сүндергечләр, автотехника өчен запас частьләр. Шулай ук татар милли ашлары-«чәк-чәк» һәм республикада җыелган хуш исле бал туган якны хәтерләтә торган порцияләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International