КСДИ Үзәгенең шәхси составы Татарстанның су объектларында патрульлек итүне көчәйтте

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

    Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе территориаль органы җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасының кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
    Күзәтчелек чараларының көчәюе, аның сүзләренчә, соңгы вакытта судно хуҗаларының кече үлчәмле суднолардан файдалануның билгеләнгән нормаларын һәм кагыйдәләрен бозу фактлары ешрак ачыклануга бәйле. Юрий Венедиктов сүзләренчә, мондый ваемсызлык җинаять булып чыгып, фаҗигагә китерергә мөмкин.
    Исегезгә төшерәбез, иң тупас хокук бозу - теркәлмәгән судно белән яки судно йөртүче таныклыгыннан башка идарә итү. Мондый хокук бозулар ачыкланган очракта судно штрафстоянкага җибәреләчәк. Ә хокук бозучыга 15 мең сумга кадәр штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International