КНИТУ-КАИның сәнәгать һәм экологик куркынычсызлык кафедрасының беренче курс студентлары Казан шәһәрендәге СКҖнә беренче уку практикасын узарга җибәрелде.
Биредә алар суда һәм пляжда ял иткәндә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү тәртибен өйрәнделәр, тәҗрибәле остазлар (зыян күрүчеләрне студентлар үзләре уйнады) күзәтүе астында реанимация чараларын үзләре үткәреп карадылар, шулай ук яңа тәҗрибә тупладылар һәм алган белемнәрен гамәлдә кулландылар.