Җәй-каникул чоры гына түгел, балалар өчен куркыныч чоры да. Каникулларны гадәттән тыш хәлләр белән караңгылатмас өчен, Бөгелмә бүлекчәсе хезмәткәрләре 18 нче балалар бакчасының мәктәпкәчә төркеме белән очрашу үткәрделәр.
Үзләренең сайт материалларыннан файдаланып, балаларга "куркынычсызлык әлифбасы" өйрәтү мультфильмын күрсәттеләр, аны караганнан соң балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр. Әңгәмә барышында балалар янгын куркынычсызлыгы билгеләре һәм эвакуация планнары белән таныштылар.
Производство буенча Мастер Алексей Михайлович Матвеев порошоклы янгын сүндергечнең эшләвен сөйләде һәм күрсәтте, һәркем аны эштә сынап карый алды.