11 июльдә 13:18 сәгатьтә Изумрудное күлендә СКҖ Казан коткаручылары, су янында массакүләм ял итү урынында кизү торганнар, Күл үзәгендә дүрт кешенең кабартылган матраста әйләнеп каплануын һәм ярдәмгә чакыра башлауларын күргәннәр. СКҖ коткаручылары алар янына йөзү чарасында чыгалар һәм ярга илтәләр. Беренче ярдәм кирәк булмады, профилактик әңгәмә үткәрелде.