Легендар беренче отряд, ә хәзерге вакытта янгынга каршы федераль хезмәт отряды-килешү бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалы бүген үзенең 55 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үтте. Бәйрәм чарасы 33 нче янгын сүндерү-коткару частенең укыту-тренировка полигонында узды.
Бүген бай концерт программасы да, атаклы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы да, янгын сүндерү автомобильләре һәм экипировкалар күргәзмәсе дә, янгын сүндерүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары да, өлкәннәр һәм балалар өчен тематик уеннар һәм конкурслар да, кыр кухнясы да булды. Бу көнне янгын сүндерү бүлекчәсе территориясенә керү ирекле иде.
Тантаналы өлеш Россия, Татарстан Республикасы, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм «Түбән Кама нефтехим» предприятиеләре флаглары төшерелгән мотоциклчылар клубы колоннасын узудан башланды. Легендар отряд коллективын беренче булып Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең шартнамә бүлекчәләре Идарәсе башлыгы Рафаил Мотыйгуллин котлады.