БИЯҖ җәмәгатьчеләре катнашында янгын куркынычсызлыгы буенча массакүләм дәресләр дәвам итә

2024 елның 22 июле, дүшәмбе

    Республиканың балаларны савыктыру лагерьларында балалар арасында янгын куркынычсызлыгын профилактикалау буенча практик дәресләр дәвам итә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, ирекле янгын сүндерүчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре балаларга көнкүрештә һәм табигатьтә үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен искә төшерү өчен барлык сменаларны колачларга тырышалар.
    Зәй муниципаль районында күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге хезмәткәрләре берьюлы өч балалар лагеренда - «Йолдызлык», «Факел» һәм «Ялта-Зәй»да булырга өлгерделәр. 
Балалар викторинада актив катнаштылар, бирелгән сорауларга җавап бирделәр. Ә аннары балаларга беренчел янгын сүндерү чараларын ничек кулланырга кирәклеген күрсәттеләр һәм өйрәттеләр. Һәр бала янгын сүндергеч янына килә һәм аны гамәлдә сынап карый ала иде.
    Чара азагында иң актив катнашучыларга зур булмаган призлар һәм янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International