Татарстанда 27 июльгә кадәр гражданнарга урманнарда булу һәм анда транспорт чараларында керү чикләүләре кертелде

2024 елның 9 июле, сишәмбе

    Мондый мәгълүмат бүген ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында яңгырады.
    Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әгъзалары һәм башкарма хакимият органнарының чакырылган җитәкчеләре, шулай ук (видеоконференцэлемтә режимында) шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар җитәкчеләре катнашты.
    Үзенең кереш сүзендә Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, республика территориясендә аномаль югары температуралар белән бәйле бик уңайсыз хәл килеп туган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International