11 июльдә Казанда, БРИКС илләренең Гадәттән тыш ведомстволары башлыкларының икенче эш көнендә, Россия белгечләре коры җирдә һәм суда коткару гамәлләрен күрсәттеләр.
Төбәк башкаласында чит ил делегацияләре Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләрендә булган янгын-коткару техникасы күргәзмәсендә булдылар һәм юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләрен бетерү буенча күрсәтмә өйрәнүләрнең шаһитлары булдылар. «Центральный» стадионы каршындагы мәйданчыкта заманча янгын сүндерү-коткару техникасының 20 үрнәге урнаштырылган.
Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгендә чит ил коллегалары патрульлек итү һәм күзәтчелек-профилактика чараларын уздыру өчен билгеләнгән техниканы карадылар. Аның кулланылышын кунаклар елгадагы демонстрацион өйрәнүләр кысаларында күрделәр.