Татарстан Республикасы ГТХМ коллегиясе утырышында йомгаклар ясалды, бурычлар куелды һәм алдынгыларны бүләкләделәр

2024 елның 9 июле, сишәмбе

    Бүген Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының II кварталдагы эш йомгаклары һәм 2024 елның III кварталына бурычлар турында коллегия утырышы узды. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Николай Владимирович Суржко эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча йомгак ясады һәм алдагы чорга бурычлар билгеләде. 
    Аннары министрлык хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.
    «Ш.С. Каратай исемендәге Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика тернәкләндерү үзәге» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе директоры Рифкать Сәйфулла улы Бакиров күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, югары профессионализмы һәм реабилитацион дәвалау, медик - психологик ярдәм күрсәтү эшенә шәхси өлеше өчен һәм 65 яше тулу уңаеннан истәлекле плакетка белән бүләкләнде. 
    Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан шәһәре муниципаль берәмлеге буенча идарәсе башлыгы Эмиль Марс улы Фазлыев күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, югары профессионализмы һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы системасын камилләштерү, республика халкын һәм территориясен гадәттән тыш хәлләрдән саклау эшенә керткән шәхси өлеше өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
    Татьяна Анатольевна Хәмидулина, вазыйфаи затларны һәм халыкны әзерләү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, югары профессионализмы һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы системасын камилләштерү, республика халкын һәм территориясен гадәттән тыш хәлләрдән саклау эшенә керткән шәхси өлеше өчен һәм лаеклы ялга китүе белән бәйле рәвештә акчалата премия белән бүләкләнде.
    Ә Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләре Корнилов Андрей Радиславович һәм Гайфуллин Илнур Габделхәй улын Оренбург өлкәсе Губернаторының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International