Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә «БРИКС илләренең спорт уеннары» халыкара мультиспорт чарасын әзерләү һәм үткәрү чорында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча инструктив дәрес узды.
Инструктаж барышында берничә мәсьәлә каралды, шул исәптән планлаштырылган чаралар, объектлар территориясендә көчләр һәм чаралар төркемен куллану һәм аларны урнаштыру бурычлары, мототөркемне куллану тәртибе, КСДИ һәм ФДПН төркемен куллану һәм бурычлары, спорт чаралары уздыру чорында вәзгыятьне контрольдә тоту буенча Оператив штабның бурычлары һәм эше турында. Шулай ук башка эш моментлары турында да фикер алыштылар.
8 июньнән 24 июньгә кадәр ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе бүлекчәләре көчәйтелгән эш режимына күчереләчәк. Уеннарның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Федераль янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләре һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы Эзләү-коткару хезмәте коткаручылары, шулай ук Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары җәлеп ителгән.