Укытулар сценарие буенча, янгын терапия корпусының өченче катындагы ординатор бүлмәсендә була. Гомуми коридорда һәм баскычларда төтен барлыкка килде. Ут таралу куркынычы бар. Мондый очракта иң мөһиме-төтенле бинадан барлык пациентларны һәм медицина хезмәткәрләрен тиз һәм грамоталы эвакуацияләү. Ике кешедән башка барысы да чыкты. Аларны эзләү һәм коткару өчен урынга килгән ЭКБ-53 подразделениеләре китә.
Берсен өченче кат тәрәзәсеннән автобус баскычы ярдәмендә эвакуациялиләр, икенчесен табалар һәм баскыч маршлары буенча чыгаралар, аңа капюшон рәвешендә махсус коткару җайланмасы кидерәләр.
Янгын сүндерү бүлекчәләренең һәм үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренең килешенгән, төгәл гамәлләре нәтиҗәсендә шартлы янгынны кыска вакыт эчендә һәм минималь югалтулар белән җиңеп чыгалар.