Җәйге мәктәп каникуллары вакытында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре шәһәр читендәге балалар лагерьларында гына дәресләр үткәрми. Алар гамәлдәге мәктәп яны лагерьларын да максималь колачларга тырышалар. Шул ук вакытта лагерьларның үзләрендә дә дәресләр үткәрәләр, ял итүче балаларны янгын сүндерү-коткару частьләренә чакыралар.
Шушы көннәрдә Яшел Үзәннең янгын сүндерү музеенда 5 нче номерлы татар гимназиясенең мәктәп яны лагереннан берьюлы берничә отряд булды. Укучыларга янгын сүндерүчеләрнең эш көннәре турында сөйләделәр, янгын сүндерү депосы биналарын күрсәттеләр. Музейның экспозиция заллары буенча экскурсия барышында балалар Россиядә янгын сүндерү эшенең тарихы турында белделәр. Кунаклар сугыш һәм янгын сагы ветераннарына багышланган хәрби бүләкләр, орден һәм медальләр белән стендны кызыксынып карадылар.
Ә менә Яшел Үзән шәһәренең 9 нчы лицееның мәктәп яны лагерына гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кунакка үзләре килгәннәр. 8 нче янгын сүндерү-коткару отрядының янгыннарны профилактикалау бүлеге өлкән инспекторы Резеда Йосыпова балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, йортта яки мәктәптә янгын чыккан очракта кирәкле гамәлләр турында искәртте. Балалар табигатьтә ял иткәндә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында махсус әзерләнгән видеороликтан белделәр. Очрашу азагында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.