Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппаратының Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспекторы Виктор Демидов Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан баш комитеты җитәкчелеге белән очрашты.
15 июньдә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзенең 40 еллыгын билгеләп үтте. Юбилей датасына Хезмәт яхшы нәтиҗәләр белән килде. Соңгы вакытта суда фаҗигаләр санын киметүгә ирешелде. Бу КСДИның һәр белгеченең һичшиксез казанышы.
Очрашу ахырында Виктор Демидов баш идарәнең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләүдә катнашты.