Барлык постлар көймәләр, җиһазлар һәм медикаментлар белән комплектланган.
Казанда су коену сезонына биш муниципаль пляж әзерләнгән: Локомотив, Түбән Заречье, Глубокое, Комсомольское, Олы Лебяжье күлләрендә һәм Лебяжье, Изумрудное күлләрендә, Җиңү паркында өч оештырылган ял урыны. Барлык урыннарда коткаручылар эшли. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Гражданнарны яклау идарәсе начальнигы Сергей Чанкин хәбәр итте.
Су коену сезонына район администрацияләре көче белән пляжларда коткару постлары биналары, күләгәле түбәләр һәм мафалар ремонтлана, комны бораулау һәм йомшарту үткәрелә, балаларның су коену зонасы коймалары торгызыла, чүп-чар өемнәре алына.
Шәһәр мәктәпләрендә укучылар өчен суда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктив дәресләр узды.
Чыганак: Камилә Вилданова, https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/na-dvukh-munitsipalnykh-plyazhakh-kazani-uvelichili-prodolzhitelnost-rabochego-dnya-spasateley/
Фото: Денис Гордийко, Марат Мугинов