Яшел Үзән медицина көллиятендә ТР СКҖ лекциясе

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

    Җәйге сезон башлану белән сулыкларда куркынычсыз тәртип темасы аеруча актуаль була. Бәхетсезлек очракларын кисәтү һәм су объектларында куркынычсызлык культурасын пропагандалау максатларында Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән районы СКҖ бүлеге җитәкчесе Владислав Киселев Яшел Үзән медицина көллияте студентлары һәм укытучылары белән профилактик лекция-әңгәмә үткәрде.
    Төп темалар булып пляжларда һәм су янында ял итү зоналарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, суда бәхетсезлек очракларында беренче ярдәм күрсәтү, эссе һава торышында җаваплылык һәм куркынычсызлык чаралары тора. 
    Профилактик лекция-әңгәмә студентларга сулыкларда һәм эссе һава торышында куркынычсызлык кагыйдәләре турында хәбәрдарлыкны арттырырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International