Бала белән очрашырга мөмкин булган төп куркыныч чыганаклары: куркыныч әйберләр, өйдәге куркыныч хәлләр, таныш булмаган кешеләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балада тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булган көнкүрештә очрый торган предметлар турында күзаллаулар формалаштырырга, аны билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә, төрле ситуацияләрне карап, катгый тыюларның сәбәпләрен аңлатырга өйрәтергә кирәк.
Балаларның ут белән шаяртулары аркасында янгыннардан саклану өчен Казан бүлекчәсенең Арча участогы инструкторы Рәхимова Миләүшә Гомәр кызы 21 балалы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде. Уен формасында янгын сүндерүче белән ничек эш итәргә, нинди беренчел чаралар белән янгынны сүндерергә мөмкин икәнен белделәр.
Чара ахырында «Неопалимая купина»конкурсының муниципаль этабында 2 урынны алган Әхмәдиев Кәрим бүләкләнде. Барлык балалар да янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәләр алды. Чара ахырында истәлеккә гомуми фото төшерделәр.