Шәһәр һәм Әлмәт районы мәктәпләре ЯЯД арасында янгын-коткару спорты буенча ярышлар

2024 елның 19 мае, якшәмбе

Әлмәт шәһәренең уку-күнекмә манежында гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Раис гранты кысаларында шәһәр һәм Әлмәт районының ЯЯД (яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы) мәктәпләре арасында янгын-коткару спорты буенча ярышлар узды.

 Ярышларда Әлмәт шәһәре мәктәпләренең 5 ЯЯД командасы катнашты.

Ярышлар ике этапта узды: киртәләр белән 100 метрлы полосаны үтеп, штурм баскычы буенча уку манарасы тәрәзәсенә күтәрелү.

Нәтиҗәләр буенча призлы гомумкоманда урыннары түбәндәгечә бүленде:

1 урын - 17 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

2 урын - 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, 1 нче команда

3 урын - 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, 2 нче команда

Призлы урыннарны алган барлык катнашучылар грамоталар, медальләр белән бүләкләнде, ә 1,2,3 урынны алган ЯЯД командалары - ТР Рәисе гранты хисабына кубок, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Шулай ук катнашучыларга бүләк сертификатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International