Янгын, ут белән уйнау кебек авырлыкларны булдырмас өчен, балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүе һәм аларны беренчел чаралар белән сүндерергә өйрәнүе мөһим. Чөнки тормыштагы күп кенә янгыннар балаларның ут белән уйнавы аркасында килеп чыга. Моның өчен балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә БИЯҖ хезмәткәрләре даими рәвештә балалар белән очрашулар, әңгәмәләр оештыра.
Чираттагы чара Әтнә муниципаль районының Кубань балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән узды. Очрашу балалар әзерләгән чарадан башланды, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Татарстан БИЯҖ Казан бүлекчәсенең Орск участогы инструкторы Рәхимова Миләүшә Гомәр кызы чыгышы бик аңлаешлы, кирәкле мәгълүмат белән тулы булды.
Бу белемнәр янгыннан сакланырга һәм каушамаска ярдәм итсен. Куркынычсызлык дәресләре ярдәмендә балаларның ут белән шаяруы аркасында янгыннар саны кимер дип өметләнәбез.