26 апрельдә Биектау муниципаль районының үзәк мәдәният йортында Россия янгын күзәтчелеге оешуга 375 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Барлык катнашучыларны Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Матди-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Азат Кәлимуллин, «Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Радик Камалетдинов котладылар.
Чарада мәдәният хезмәткәрләре, районның яшь талантлары чыгышыннан тыш, ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә, янгын сүндерү волонтерларына, янгын куркынычсызлыгын ныгытуга зур өлеш керткән предприятие һәм район администрациясе хезмәткәрләренә, шулай ук күпбәйге буенча район ярышларында җиңүче булган район мәктәпләре укучылары командаларына бүләкләр тапшырылды.