Балаларга Татарстан БИЯҖ Чүпрәле участогы начальнигы, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе ДЯХ ФЯХ 8 янгын - коткару отрядының 114 янгын - коткару бүлеге хезмәткәре Динар Фиркат улы Алимов килде.
Дәрес барышында укучылар искә төшерделәр:
• язгы-җәйге чорда куркынычсыз тәртип кагыйдәләре;
• табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре;
• табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү яки килеп чыгу куркынычы булганда эш итү алгоритмы;
• янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре;
• беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре;
• ашыгыч хезмәт телефоннары.
Шулай ук балалар янгын вакытында саклану чаралары, янгын куркынычсызлыгы буенча күрсәткеч билгеләр белән таныштылар, янгын сүндерүченең җиһазларын үзләрендә сынап карадылар.