Татарстан бөтенроссия куркынычсызлык атналыгында катнаша

2024 елның 28 мае, сишәмбе

«Ныклы гаилә» бөтенроссия проекты, шулай ук Бөтенроссия куркынычсызлык атналыгы кысаларында бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый ярдәм штабында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре куркынычсызлык дәресе үткәрделәр, анда балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, шулай ук җәйге чорда су объектлары янында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Иминлек атналыгы гаилә елының максатларына һәм бурычларына туры китереп үткәрелә: 27-31 май көннәрендә бөтен ил буенча ачык дәресләр, лекцияләр, мастер-класслар һәм экскурсияләр уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International