Татарстан Хөкүмәтендә балаларның җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә багышланган брифингта Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Максим Трущин балалар ялын оештыру объектларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тикшереп тору эше турында сөйләде.
Үткәрелгән эш кысаларында 116 стационар балалар ял итү һәм сәламәтләндерү объекты, 45 палаткалы лагерь, шулай ук 784 мәктәп яны балалар сәламәтләндерү лагеры һәм 561 хезмәт һәм ял лагеры исәпкә алынган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 11 объектта янгын куркынычсызлыгы таләпләренең 52 бозылуы ачыкланган. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуны бетерү турында 11 күрсәтмә бирелде. Административ җаваплылыкка 3 юридик һәм 8 вазифаи зат җәлеп ителгән.
Кабул ителгән чаралар нәтиҗәләре буенча 6 объектта янгын куркынычсызлыгы таләпләренең 39 бозылуы бетерелде, 5 объектта янгын куркынычсызлыгы таләпләренең 13 бозылуы контрольдә кала.
Шулай ук балалар сәламәтләндерү лагерьларында балаларга янгын куркынычсызлыгы күнекмәләрен тәрбияләү максатыннан янгынга каршы тематикага конкурслар һәм викториналар үткәрү планлаштырыла.