Яз-янгын сүндерүчеләр өчен традицион киеренке вакыт. Бу вакыт өчен гадәти булган процедура территорияне чүп - чардан чистарту һәм аны яндыру үзендә күп куркынычлар яшерә.
Янгыннарны кисәтү максатыннан, шулай ук кешеләрнең үлеме арту сәбәпле, Яшел Үзән муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге инспекторлары хәзер бакчачылык җәмгыятьләре һәм дача поселоклары буенча рейдлар үткәрә. Майның берничә ял көннәрендә алар берничә бакча ширкәтләрен узып китәләр: Заря, Дружный, Атлашкино – 1, Заречье, Тесктильщик, Именлек.
Рейдлар барышында күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары коры үлән һәм чүп-чарның 30дан артык януын булдырмады. Димәк, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бакчачыларны вакытында кисәтергә, ут кабызуга юл куймаска өлгергән. Янгын куркынычсызлыгы нормаларын бозучыларга карата административ хокук бозу турында ике беркетмә төзелгән.
Резеда Йосыпова